22 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Профессор Резедә Мөхәммәтшина вафат
Педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Резедә Мөхәммәтшина вафат.
-
Яңалыклар
Татарстан мөфтие Патриарх Кириллга Идел буе Болгар дәүләте дирһәме күчермәсен бүләк итте
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның Казан Кремленә сәфәре вакытында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хөрмәтле кунакка истәлекле бүләк тапшырды.
-
Яңалыклар
Ялтада Украина пилотсыз очкычы торак йортка һөҗүм итү нәтиҗәсендә 17 кеше зыян күргән
Ялтада Украинаның пилотсыз очкычы торак йортка һөҗүм итеп, 17 кеше зыян күргән. Бу хакта Кырым Республикасы башлыгының мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Олег Крючков хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казан юлларында 3 мотоциклчы һәлак булган
2026 елның беренче яртыеллыгында Казанда мотоцикллар катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин шулай дип белдерде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда җиде очракка күбрәк.
-
Яңалыклар
Югары уку йортларында бюджет ураннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә
Ташламалар буенча укырга керүчеләр, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук максатчан белем бирүдә катнашучылар өчен гариза тапшыру вакыты 1 августка кадәр дәвам итә. Төп конкурста катнашучы абитуриентлар 5 августка кадәр ризалык бирә алачак. Кабул итү турындагы боерыклар сайтта 3 һәм 7 августта урнаштырылачак.
-
МӨҺИМ
Рөстәм Миңнеханов бюджет турында: «Вәзгыять теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның 1 яртыеллыгында республиканың тупланма бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ел ахырына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды.
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгырлар вакытында нишләргә кирәклеген искәртте
23 июльдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле яңгырлар яварга мөмкин. Яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Урыны белән боз дә яварга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Яңалыклар
Күп балалы гаиләләр һәм СВО хәрбиләренә урманнан агач сатып алуга ташлама ясала
Татарстанда дәүләт ярдәменә мохтаҗ аерым категория гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзегәндә ташламалар кертеләчәк.
-
Җәмгыять
Марат Әхмәтов Дәүләт Советының бу елның беренче яртыеллыгында башкарган эшенә йомгак ясады
Татарстан Дәүләт Советының язгы сессиядәге соңгы утырышында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады.
-
Яңалыклар
Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм артты
Татарстанда күп балалы гаиләләргә өлкән инвалид балалары 23 яшькә җиткәнче, аның белем бирү оешмасында белем алу-алмавына карамастан, социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.
-
Яңалыклар
Эльмира Зарипова: «Татарстанда бала туу күрсәткечләре кими»
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда бала туу күрсәткечләре 1,2 процентка кимеп, 1,451 дән 1,434 кә кадәр төшкән.
-
Яңалыклар
«Гашыйклар тавы» фильмы Шукшин кинофестивалендә катнашачак
Кичә Алтай краенда XXVIII Бөтенроссия Шукшин кинофестивале ачылды. Тулы метражлы фильмнарның конкурс программасында Салават Юзеев төшергән «Гашыйклар тавы» дигән фильм да катнаша.
-
Яңалыклар
Казан тормыш сыйфаты яхшы дип саналган шәһәрләр арасында беренче өчлеккә кергән
Тормыш сыйфаты индексының илкүләм рейтингында Мәскәүдән генә калышып, Казан икенче урынны алды. Ставрополь – өченче, Төмән – дүртенче урында. Тормыш сыйфаты 12 юнәлеш буенча бәяләнә.
-
Яңалыклар
Хокук бозган чит ил кешеләрен илдән куып чыгарачаклар
Чит ил кешеләрен Россиядән куып чыгаруга сәбәп булырлык административ хокук бозулар исемлеге ике тапкыр артачак. Бу хактагы закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары бертавыштан икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
-
Яңалыклар
СВО ветераннарын эшкә алуны контрольдә тоту катгыйлана
Татарстан Дәүләт Советы утырышында административ хокук бозулар турында республика кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде.